«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә чаңгы тренировкасы үткәрелде

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың «Яшь атлет» программасы кысаларында чаңгы тренировкасы узды. Тәрбияче Гүзәлия Вәлиева һәр балага чаңгыда ничек дөрес итеп йөрергә икәнлеген аңлатырга тырышты, төрле чаңгы адымнарын күрсәтте.

Чаңгыда йөрү организмны ныгыта, чыдамлыкны, көч һәм җитезлекне үстерә. Чаңгы шуу вакытында барлык тән: куллар, аяклар, сулыш органнары, йөрәк-кан тамырлары системасы актив эшли. Моннан тыш, саф һавада дәресләр кәефне күтәрә, энергия өсти, йокыны һәм аппетитны яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International