Түбән Камада балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатыннан 15 нче март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның район бүлекчәсе башлыгы Илсөя Сафронова белән берлектә, Дәүләт автоинспекциясенә экскурсия оештырдылар. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган 20 балигъ булмаган бала катнашты.

Экскурсия башында балаларга патруль автомобильләрен күрсәттеләр. Соңыннан балалар ЮХИДИ бүлекчәләренең эше белән таныштылар. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында әңгәмәгә аерым игътибар бирелде. Шулай ук яшь түбәнкамалылар тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кайтаручы элементларны ни өчен кулланырга кирәклеген белделәр.

Балалар экскурсиядән бик күп уңай тәэсирләр алдылар, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче хезмәт турында күп яңа әйберләр белделәр. Чарадан соң балалар һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә сүз бирделәр, ә кайбер балалар үзләренең һөнәри тормышын полиция хезмәте белән бәйләргә теләвен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International