Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы һәм Карина исемле волонтер тыл хезмәтчәне янына барып кайттылар.
Мария Ивановна Морозова үзенең тормыш юлы, гаиләсенә туры килгән авырлыклар турында сөйләде. Кече яшьтән аңа, гаиләгә ярдәм итү өчен, өлкән апалары һәм абыйсы белән беррәттән эшләргә туры килә.
Сугыштан соң Мария Ивановна Лениногорск шәһәрендә төрле эшче булып эшли һәм пенсиягә кадәр хезмәт куя.
Тыл хезмәтчәне кунакларга һәм үсеп килүче буынның өлкәннәр тормышы белән кызыксынуына, кайгыртучанлыгына һәм игътибарына бик шат иде.