Татарстанның күпчелек моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 2 762 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 154 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама һәм Кама Аланы шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 17 мартына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 612, 629, 90, 1 555 һәм 216 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Чистайда күзәтелә (+3).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International