Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог Ирина Мөслимова пластилинотерапия дәресе үткәрде. Социаль хезмәтләр алучыларга пластилиннан су асты дөньясы темасына коллектив картина ясарга тәкъдим ителде.
Пластилин белән эшләү – кулларның вак моторикасын торгызу, эмоциональ киеренкелекне бетерү, тонусны күтәрүнең яхшы ысулы. Әлеге терапия теләсә кайсы яшьтәге кешеләр өчен үтемле һәм аеруча өлкән буын гражданнары өчен актуаль. Пластилинотерапия иҗат юлы белән коррекция һәм үсеш алымыннан гыйбарәт. Бу өлкән яшьтәге кешеләрнең кәефен яхшыртуга, тормыш белән кызыксынуны арттыруга һәм уңай кәеф булдыруга ярдәм итә.
Дәрес темасы интернат-йортта яшәүчеләр өчен бик кызыклы булды. Матур картина ясый-ясый, өлкән кешеләр су асты дөньясында яшәүчеләрне искә төшерделәр, бу өлкәдә үз белемнәре белән уртаклаштылар.
