Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үз эшләренең чын осталары эшли. Алар арасында – дәвалау физик культурасы буенча инструкторлар Н. В. Гончарова һәм Н. В. Камалова. Алар төрле авырулар белән авыручылар өчен дәресләр уздырып кына калмыйча, яңа технологияләр дә кертә: Бобат-терапия, Гросс тренажеры, «Экзарта» тренажеры, Кальтенборн һәм К. Левит методикалары буенча мануаль техникалар, кинезиотейплау һәм башкалар.
2018 елда белгечләр Мәскәүдә узган Халыкара Войта җәмгыяте семинарында катнаштылар. Бер елдан соң алар Халыкара медицина тернәкләндерү академиясендә Войта-терапиянең өч модулен уздылар. Шул вакыттан бирле белгечләр үз эшләрендә Войта-терапияне уңышлы кулланалар, үз осталыкларын һәм күнекмәләрен даими камилләштерәләр.
Мондый дәресләрнең файдасын яшь реабилитантларның әти-әниләре дә билгеләп үтә. «ДФК дәресләреннән соң улым утыра да, үрмәли дә, йөри дә башлады! Алар үз эшләренең белгечләре», «...Моторлы үсешкә турыдан-туры Войта-терапия дәресләре зур өлеш керттеләр. Без 8 айда борылып ятарга өйрәндек. 11 айда без үрмәли идек, бу чын могҗиза!» – бу бәхетле әниләрнең рәхмәт хатларының бары бер өлеше генә.
Бүгенге көндә тернәкләндерү үзәге инструкторлары миофасциаль релизга һәм умыртка баганасы белән проблемалары булган балалар белән эшләргә өйрәнә.