2021 елның 17 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 28 527 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 887 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,41 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 47 214 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 709 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,6 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 796 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 36 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.