«Ышаныч» үзәге хезмәткәрләре мәгълүмати очрашу үткәрде

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Үзәк район буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Лилия Вәлиева территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре белән мәгълүмати очрашуда катнашты.

Чараның максаты халыкка өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат бирү иде. Очрашуда социаль хезмәтләр күрсәтүнең төрләре, формалары, өйдә социаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документлар исемлеге, социаль хезмәтләргә тарифлар, түләүле һәм түләүсез нигездә социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары турында фикер алыштылар. Шулай ук чарада катнашучыларга озак вакыт карау системасы кысаларында учреждениедә гамәлгә ашырыла торган стационар алыштыручы технологияләр турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International