Татарстан хезмәт базарында иң уңай хәл булган төбәкләр бишлегенә керде

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Хәбәрләр РМА (РИА Новости) эшсезлек дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингын бастырып чыгарды. Татарстан хезмәт базарында иң уңай хәл булган Россия Федерациясе субъектлары бишлегенә керде. Регионнарның гомуми рейтингында республика 4 нче урында тора.

Билгеләп үтик, 2021 елның 17 мартына республикада рәсми рәвештә теркәлгән 28 527 эшсез граждан исәпләнә, бу ел башы белән чагыштырганда 10 меңгә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,41 % тәшкил итә.

Эш эзләүнең төп инструментларының берсе – «Россиядә эш» Гомумроссия вакансияләр базасы. Порталда күп кенә күрсәткечләр буенча вакансияләр эзләү мөмкин, бу эш эзләүчеләргә кирәкле эшне сайлап алу процессын шактый җиңеләйтә.

Татарстанлыларны эшкә урнаштыру мөмкинлеген киңәйтү максатыннан ел саен мәшгульлек үзәкләре тарафыннан 300 дән артык вакансияләр һәм уку урыннары ярминкәләре үткәрелә. Хезмәт базарында түбән конкуренцияле гражданнар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәләре аеруча популяр.

Әйтик, 2020 елда республиканың мәшгульлек үзәкләре тарафыннан 353 вакансия һәм уку урыннары ярминкәсе, вакансияләр мини-ярминкәләре, эш бирүчеләр көннәре оештырылган һәм үткәрелгән. Чарага 19 699 кеше килгән, шуларның 1 439 эшкә урнаштырылган. Бу эшкә юллама алган кешеләрнең 37,4 %

2021 елның гыйнвар-февраль айларында мәшгульлек хезмәте органнарына төрле мәсьәләләр буенча 19,3 мең кеше мөрәҗәгать иткән, 15,1 мең кеше эш эзләүчеләр сыйфатында исәпкә алынган. Әлеге чорда 8,7 мең кеше эшкә урнаштырылган, шуларның 8,2 меңе – эш белән тәэмин ителмәгән гражданнар.

Татарстан Республикасы инвестицион яктан уңай регион булып тора. Инвестицияләр кертү нәтиҗәсе – яңа җитештерүләр, инфраструктура, өстәмә эш урыннары.

Һөнәри белем бирү системасына яшь буенча китүче хезмәткәрләргә алмашка кадрларга алдан заказ бирү, гамәлдәге вакансияләрне канәгатьләндерү һәм ябу өчен республикада озак сроклы перспективага кадрларга ихтыяҗны фаразлау гамәлгә ашырыла. Министрлык тарафыннан муниципалитетлар белән берлектә, кадрлар белән тәэмин итү эшен җайга салу өчен, якындагы бер-ике елга булдырырга планлаштырылган эш урыннары мониторингы алып барыла. Әйтик, 2020 елда 7,9 мең эш урыны булдыру планлаштырылган иде. Чынлыкта 8,7 мең эш урыны булдырылды.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан килгән мәгълүматларга караганда, 2021 елда яңа булдырылган һәм эшләп килүче предприятиеләрдә 11,0 мең яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

Махсус икътисадый статуслы территорияләр булдыру һәм муниципаль районнарда сәнәгать парклары системасын үстерү буенча максатчан эш алып бару шулай ук үз нәтиҗәләрен бирә һәм Татарстан Республикасында эшсезлек дәрәҗәсен киметүгә ярдәм итә. Ачылуга планлаштырыла торган предприятиеләр өчен потенциаль кадрлар резервы формалаша.

Моннан тыш, ел саен Татарстанда эшсез гражданнарны хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр буенча һөнәри укыту оештырыла. Соңгы 10 елда 90 меңнән артык эшсез укытылган. Эш бирүченең конкрет заказы буенча максатчан укыту оештыру кебек эш формасы да кулланыла.

Шулай итеп, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендәге актив чаралар Татарстан Республикасында эшсезлек үсешен тоткарларга һәм гражданнарның социаль иминлеген сакларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International