16 нчы март көнне Кукмара муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.
Чара барышында ведомство башлыгы гражданнарны кабул итте, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын да тыңлады һәм һәр мәсьәлә буенча аңлатмалар бирде.