16 нчы март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге балигъ булмаганнар белән төркемле дәрес үткәрде. Чарада хәмер эчемлекләр куллануның зыяны һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштеләр.
Дәрес башында социаль эш буенча белгеч Рәмзилә Хафизова балаларга «Гомуми эш» Гомумроссия проекты, аның максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Аннары балалар «Хәмер эксперименты» видеосын карадылар һәм фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл барышында һәркем дәрес темасы буенча үз фикерен әйтә алды.
Чарада барлыгы 13 нче социаль участоктан 22 балигъ булмаган бала катнашты. Алар барысы да сәламәт яшәү рәвешен алып баруның һәм начар гадәтләрдән баш тартуның мөһимлеген аңладылар.