Баулы интернат-йортында арт-терапия дәресләре

2021 елның 19 марты, җомга

«Актив озын гомерлелек» проекты кысаларында Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында арт-терапия дәресләре үткәрелә. Алар хәтерне, игътибарны һәм хәрәкәтләрнең концентрациясен яхшырта, өлкәннәрне рухландыра.

Шушы көннәрдә социаль хезмәт алучылар буяугычлар белән эшләде. Тәрбияче Ф. Ш. Закирова аларга берничә язгы пейзаж тәкъдим итте. Төсле карандашлар һәм акварель буяулар кулланып, интернат-йорт карамагындагылар тематик рәсемнәр буядылар.

Буяугычлар, белгеч сүзләренә караганда, – сул һәм уң як баш мие ярымшарларын үстерүнең иң гади һәм күңелле алымнарының берсе. Алар ял итәргә булыша, стресслардан дәвалый, тормышны якты буяулар белән баета.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International