17 нче март көнне Яшел Үзән районында эшсезләр арасыннан 11 кеше мәшгульлек үзәге юлламасы буенча укырга кереште. Алар бухгалтерлык эше нигезләрен үзләштерәчәкләр.
Укулар «РАРК» АКБОның Яшел Үзән филиалы базасында уза. Курсларны тыңлаучылар «Хисапчылык исәбе», «Салымнар һәм салым салу», «Аудит нигезләре», «1С: Предприятие» программалары белән эшләү күнекмәләренә өйрәнәчәк.