18 нче март көнне Алабуга муниципаль районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Космик патруль» дигән кызыклы квест узды.
Уен кешенең ачык космоска беренче тапкыр чыгуына багышланган иде. Тәрбиячеләр балаларга бу тарихи дата турында сөйләделәр, соңыннан аларга кызыклы биремнәр тәкъдим иттеләр. Тәрбияләнүчеләр пазллар, рәсемнәр җыйдылар.
Чарада 20 кеше катнашты.