«Веста» социаль ярдәм үзәге үзәге психологы балалар белән чираттагы дәрес үткәрде

2021 елның 19 марты, җомга

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 18 март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Үз-үзеңә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру» дигән дәрес үткәрде. Анда 22 балигъ булмаган бала катнашты.

Чара балаларда үз-үзеңне адекват бәяләү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Катнашучыларны актив эшчәнлеккә җәлеп итү өчен, дәрес башында уен үткәрелде. Аннан соң балалар аңда уңай сыйфатлар активлашуга һәм үз-үзеңне начар бәяләүне бетерүгә юнәлдерелгән берничә күнегү башкардылар.

Дәрес ахырында катнашучылар «Үзең турында кайгырту» дигән белешмәлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International