«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә роботлар белән танышу

2021 елның 19 марты, җомга

Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында 18 март көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Роботлар нәрсә эшли белә» дип исемләнгән танып-белү дәресе узды.

Дәрес барышында балалар роботларның кем икәнен, алар кешегә төрле өлкәләрдә – медицина, космос, җитештерүдә, күңел ачу максатларында ничек булыша икәнлеген белделәр. Балалар бик теләп роботларны кайда күрүләре турында хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Дәрес иҗади тәмамланды – балалар роботлар ясадылар һәм үз эшләренең күргәзмәсен оештырдылар.

Чара нәтиҗәләре буенча балаларның күзаллаулары шактый киңәйде, сүзлек запасы тулыландырылды, шул исәптән махсус техник терминнар белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International