Шушы көннәрдә Теләнче Тамак мәктәбендә Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Альбина Сәйфуллина «Мәгълүмати навигатор» яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру» дигән технология буенча төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты – яшүсмерләргә нинди медиапродукция үрнәкләренең аның өчен чыннан да мөһим булуын, ә кайсыларының бөтен җәмгыять өчен кыйммәт булуын аңлау өчен шартлар тудыру.
Дәрес барышында интернет-ресурслар анализланды, төрле уеннар үткәрелде. Шулай ук һәр катнашучыга тематик белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырылды.
Чарада барлыгы 20 балигъ булмаган бала катнашты, шул исәптән 3 социаль хезмәт алучы.