«Кояшкай» үзәге тернәкләнүчеләре рәсем конкурсында катнаштылар

2021 елның 19 марты, җомга

Яр Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә волонтерлар – еш кунаклар. Шуларның берсе – «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе вәкилләре.

«Бергә булырга» проекты кысаларында шәһәрдә «Иҗади Май чабу» рәсем конкурсы игълан ителгән иде, анда «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге карамагындагылар да катнашты. Комиссия әгъзалары конкурска йомгак ясадылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр.

Иң яхшы эшләр авторларын бүләкләү 18 мартта булды. Оештыручылар барлык иҗади ярышта катнашучыларны бүләкләр белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International