18 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләре «Шәп яшәргә! Без наркотикларга каршы!» уенында катнашты. Наркотикларга каршы марафонның максаты – яшүсмерләрне социаль тотыш ысулын сайлау иреге һәм үз гражданлык позициясен белдерү мөмкинлеге бирелә торган уен ситуациясенә җәлеп итү юлы белән, социаль адаптацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру.
Төркемле дискуссия вакытында балаларга төрле сорауларга җаваплар табарга туры килде. Уенның барлык конкурслары да яшүсмерләр һәр мәсьәлә буенча үз фикерләрен генә түгел, ә фикер алышына торган проблемага үз карашларын да белдерә алуга юнәлтелгән иде.
Соңыннан барлык балалар да төрле төстәге өчәр карта алдылар һәм өлгергәнлекне ачыклау тестында катнаштылар. Чараны оештыручылар, тәрбиячеләр Гильфинур Атрошенко һәм Оксана Данилова, аудитория актив тормыш позициясе алып тора, һәм тәрбияләнүчеләрнең күбесе үзләре ничек яшәргә кирәклеген мөстәкыйль хәл итәргә әзер, дигән нәтиҗәгә килделәр.