ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

18 март көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Кадрлар сайлау проблемасын хәл итүдә мәшгульлек хезмәте белән үзара хезмәттәшлек формалары һәм ысуллары» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

23 март көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Шәһри Чаллы» һәм «Челнинские известия» гәҗитләре журналистлары һәм «Чаллы-ТВ» телеканалы вәкилләре кунакта булдылар.

Балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча «Үзеңә ышан» республика максатчан программасы кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Шәпше авылының 2 нче социаль участогында дәрес үткәрделәр.

Ел саен 21 мартта бөтен дөньяда Халыкара Даун синдромлы кеше көне билгеләп үтелә. Арчаның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге белгечләре дә шундый диагнозлы балаларга тернәкләндерү ярдәмен күрсәтәләр.

2021 елның 24 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 27 344 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 183 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,35 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 2 623 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 139 кешегә кимрәк.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге ата-аналар өчен күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу үткәрделәр.

Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Z буыны» программасы тормышка ашырыла. Узган дүшәмбе көнне социаль эш буенча белгеч Мария Шкляева программа кысаларында «Тәмәке тартуның нәтиҗәләре, пассив тәмәке тарту куркынычы» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәт алучы 10 балигъ булмаган бала катнашты.

2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре «Без – туган тел дуслары» дигән викторина үткәрделәр.

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче яки алыштырырга теләгән барлык гражданнарны 25 мартта узачак вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Чарада «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International