18 март көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Кадрлар сайлау проблемасын хәл итүдә мәшгульлек хезмәте белән үзара хезмәттәшлек формалары һәм ысуллары» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Мәшгульлек үзәге белгечләре чарада катнашучыларга Яшел Үзән муниципаль районында хезмәт базарындагы хәл, «Россиядә эш» порталы мөмкинлекләре, персоналны сайлау өлешендә үзара хезмәттәшлек формалары, вакытлыча эшләр оештыру, шул исәптән инвалидлыгы булган гражданнар өчен, шулай ук социаль контракт кысаларында эшкә урнашуга бәйле рәвештә аз керемле гражданнарга матди ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр.
Түгәрәк өстәл эшендә алты предприятие вәкилләре катнашты. Очрашу нәтиҗәләре буенча 25 мартта «ФМК» ҖЧҖ һәм «Казан дәүләт дары заводы» ФКП катнашында вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсен үткәрү планлаштырылды.