«Өмет» үзәге сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча «Үзеңә ышан» республика максатчан программасы кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Шәпше авылының 2 нче социаль участогында дәрес үткәрделәр.

Чарада 30 дан артык яшүсмер катнашты. Алар сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен ныгыттылар, дәрес темасы буенча кечкенә сәхнәләр уйнадылар, шулай ук кеше сәламәтлегенә йогынты ясый торган сәбәпләрне атадылар.

Дәрес балаларда төп кеше байлыгы буларак сәламәтлек турында күзаллауны формалаштыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International