23 март көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Шәһри Чаллы» һәм «Челнинские известия» гәҗитләре журналистлары һәм «Чаллы-ТВ» телеканалы вәкилләре кунакта булдылар.
Кунаклар ата-аналар һәм балалар белән аралаштылар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерүнең заманча алымнары белән таныштылар. Белгечләр мөмкинлекләре чикле балалар һәм инвалид балалар белән эшләүдә уңай нәтиҗәләр бирә торган инновацион технологияләр турында сөйләделәр. Журналистлар интерактив, сенсор бүлмәләрендә, мастер-класста, педагог-психолог, логопед дәресләрендә булдылар.
Чара турында сюжетны монда карарга мөмкин >>.