«Өмет чаткысы»нда Даун синдромлы балаларның ата-аналарына консультация бирелде

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Ел саен 21 мартта бөтен дөньяда Халыкара Даун синдромлы кеше көне билгеләп үтелә. Арчаның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге белгечләре дә шундый диагнозлы балаларга тернәкләндерү ярдәмен күрсәтәләр.

Үзәктә балалар өчен программалар һәм дәресләр эшләнгән: медицина тернәкләндерүе, Монтессори-терапия, иҗади тернәкләндерү, ком терапиясе, интерактив җиһазлар белән дәресләр, тәрбияләнүчеләрне «Тылсымлы курчаклар дөньясы» иҗади студиясенә җәлеп итү. Әлеге программалар ярдәмендә балалар һәм аларның әти-әниләре Монтессори-терапевт, логопед, дефектолог, психолог, музыка җитәкчесе, хезмәт буенча инструктор ярдәме алалар.

22 март көнне үзәк белгечләре ата-аналарга консультацияләр, балаларны үстерү һәм укыту өчен кирәк булган методик әдәбият һәм пособияләр буенча киңәшләр бирделәр, сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International