Балаларга экологик тәрбия бирү максатыннан Арчаның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Инна Нурмиева «Тере һәм тере булмаган табигать» дигән танып-белү чарасы үткәрде.
Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре шәһәрнең медицина учреждениеләре хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итәләр.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Балаларны һөнәрләр дөньясы белән таныштыру – шәхеснең һөнәри билгеләнеше процессында мөһим этап.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Мәгълүмати навигатор» яшүсмерләрнең медиакультурасын формалаштыру» дигән технология кысаларында балигъ булмаганнар өчен дәресләр үткәрелә. Шулай итеп, 19 нчы социаль участокта социаль эш буенча белгеч Ләйсән Сунеева балаларга Интернеттагы мәгълүматны тәнкыйди анализлау кирәклеге турында сөйләде.
Кукмара районында 38 тыл хезмәтчәне «Демография» милли проекты кысаларында озак вакыт карау системасы буенча хезмәт ала.
Кукмараның «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасын тормышка ашыру дәвам итә. 24 нче март көнне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Ирина Матвеева Нәбиевлар гаиләсендә булды.
Барлык эш эзләүче яки эшен алыштырырга теләүче гражданнарны Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 25 март көнне вакантлы эш урыннары кече ярминкәсенә чакыра.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр шәһәр даруханәләренең берсендә экскурсиядә булдылар.
19 март көнне «Торак-2021» республика янгын-профилактик операциясе кысаларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль патронажда торучы гаиләләр буенча ведомствоара рейд оештырдылар. Профилактик төркем составына Зәй районының янгынга каршы хезмәт хезмәткәре З. Т. Ризванова да керде.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре үз эшләрен оештырган гражданнарга күчмә тикшерүләр оештырдылар.