Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче яки алыштырырга теләгән барлык гражданнарны 25 мартта узачак вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Чарада «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП катнашачак.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: аппаратчы, транспортчы, прессовщик, смена мастеры, химия анализы лаборанты, эретеп ябыштыручы, инженер-технолог һ. б.
Гражданнар кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, шулай ук хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация ала, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре турында белә алачак.
Чара 10.30 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Яшел Үзән ш., Татарстан ур., 1 йорт.
Белешмәләр өчен телефон: (84371) 5-54-02.