Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 2 623 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 139 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 24 мартына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 583, 573, 1 533 һәм 282 эшсез кеше исәптә тора.
Кама Аланында атна эчендә бер эшсезгә арткан, анда рәсми рәвештә теркәлгән 217 эшсез граждан исәпләнә.
Менделеевск шәһәрендә хисап чорында вәзгыять үзгәрмәгән – 90 эшсез кеше.