Республика халкына 48 163 вакантлы эш урыны тәкъдим итәләр

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

2021 елның 24 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 27 344 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 183 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,35 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 48 163 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 677 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,57 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 690 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 33 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International