2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре «Без – туган тел дуслары» дигән викторина үткәрделәр.
«Кояшкай» һәм «Салават күпере» командалары ярышты. Өлкәннәр табышмаклар чиштеләр, мәкальләр әйтештеләр, җырлар җырладылар, район һәм республика территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Шулай ук катнашучылар матрешка ясадылар, ул, алар фикеренчә, безнең күпмилләтле илебезне гәүдәләндерә.
Викторина нәтиҗәләре буенча ике команда да бер үк санлы балл җыйды. Барлык катнашучылар да туган телне һәм үз халкының гореф-гадәтләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.
.jpg)