Казанлыларга автоном янгын хәбәрчеләренең файдасы турында сөйләделәр

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге ата-аналар өчен күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу үткәрделәр.

Ата-аналар игътибарына «Янгын турында без нәрсә беләбез?» фильмы тәкъдим ителде. Шулай ук алар әңгәмәдә катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Бинада Янгын куркынычын киметүдә зур әһәмияткә ия булган автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыру зарурлыгына аерым басым ясалды.

Мондый очрашулар, оештыручылар сүзләренчә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә, янгын чыгу куркынычын киметүгә, гадәттән тыш хәлләр вакытында кирәкле күнекмәләрне формалаштыруга ярдәм итә.

Ахырда барлык катнашучыларга «Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан яхшы киңәшләр» брошюралары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International