Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Z буыны» программасы тормышка ашырыла. Узган дүшәмбе көнне социаль эш буенча белгеч Мария Шкляева программа кысаларында «Тәмәке тартуның нәтиҗәләре, пассив тәмәке тарту куркынычы» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәт алучы 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Балигъ булмаганнарга тәмәке тартуның зыяны турында «Агулы төтен сере» дигән мультфильм күрсәтелде. Тәмәке тартучы кеше организмдагы хәлләрне үз күзләре белән күрү өчен, балалар кеше организмы буенча гадәти булмаган сәяхәткә киттеләр.
Мультфильм караганнан соң, балалар белән профилактик әңгәмә үткәрелде.