«Өмет чаткысы» үзәгендә балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Балаларга экологик тәрбия бирү максатыннан Арчаның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Инна Нурмиева «Тере һәм тере булмаган табигать» дигән танып-белү чарасы үткәрде.

Балаларга табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә кагылышлы сораулар бик таныш һәм кызыклы икән. Алар барлык биремнәрне дә бик теләп башкардылар, сорауларга җавап бирделәр һәм табышмаклар чиштеләр. Балалар җиңеллек белән тере һәм тере булмаган табигатьне билгеләр һәм төрләр буенча классификацияләделәр.

Тәрбияче сүзләренә караганда, экологик дәресләр балаларны мөстәкыйль белем алымнарына өйрәтә, табигатькә сакчыл, кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыра, табигать объектларына җаваплы караш тәрбияли. Учреждениедә балаларны экологик тәрбияләү буенча эш даими, шул исәптән саф һавада йөрү вакытында да алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International