Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Балаларны һөнәрләр дөньясы белән таныштыру – шәхеснең һөнәри билгеләнеше процессында мөһим этап.
«Безгә олылар хезмәте белән танышу процессын балалар өчен мавыктыргыч итәргә кирәк», – диләр учреждение тәрбиячеләре. Нәкъ менә шуңа күрә алар үз эшләрендә уенга төп урын бирәләр. Мәсәлән, шәхси эш өчен интерактив папка кулланыла, аның эчендә 10 кызыклы бирем тупланган. Уен өлкәннәрнең төрле эшчәнлеге, аларның башка кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләре, һөнәрләр, кулланыла торган хезмәт коралларында турында балаларның күзаллауларын конкретлаштырырга һәм киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре сүзләренә караганда, алып барыла торган һөнәри юнәлеш бирүче эш балаларны хезмәт һәм һөнәри эшчәнлекнең әһәмиятлелеге турында мөһим нәтиҗәгә китерергә мөмкинлек бирә.