Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре үз эшләрен оештырган гражданнарга күчмә тикшерүләр оештырдылар.
17 һәм 19 март көннәрендә мәшгульлек үзәгенең эш төркеме әгъзалары үз эшләрен оештыруга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алган шәхси эшмәкәрләрдә булдылар. Эшче төркем эшкуарлык эшчәнлеген алып бару тәртибе һәм башкарыла торган эшләр күләме белән танышты. Сатып алынган җиһазларның, чыгым материалларының бизнес-планнар буенча чыгымнарга туры килүе, хисап бирү сроклары саклануы ачыкланды.
Барлыгы дүрт эшмәкәрнең эшчәнлеге тикшерелде.