Зәйдә гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәрттеләр

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

19 март көнне «Торак-2021» республика янгын-профилактик операциясе кысаларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль патронажда торучы гаиләләр буенча ведомствоара рейд оештырдылар. Профилактик төркем составына Зәй районының янгынга каршы хезмәт хезмәткәре З. Т. Ризванова да керде.

Операциянең төп максаты – балалы гаиләләрнең яшәү шартларын контрольдә тотуны тәэмин итү һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрү. Чара кысаларында электр үткәргече, автоном янгын хәбәрчеләре торышын тикшерделәр. Ата-аналарга янгын чыгу сәбәпләре һәм янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында тагын бер кат искә төшерделәр.

Зәй гаиләләре «Торакны янгыннан сакла!», «Торак фондының янгын куркынычсызлыгы чаралары» дигән белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International