Кукмараның «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасын тормышка ашыру дәвам итә. 24 нче март көнне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Ирина Матвеева Нәбиевлар гаиләсендә булды.
Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар белән «Ялгызлык белән көрәш» темасына әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарны ялны оештыру, вакытны дөрес бүлү, яшьтәшләре һәм күршеләре белән аралашу юлы белән ялгызлыкка каршы көрәш алымнарына өйрәтү.
Социаль ялгызлык – ул өлкән кешеләрнең психологик проблемасы. Тиз үзгәреп торучы тормыш шартлары, кешегә аралашуны һәм тормышны гадиләштерүче югары технологияләр үсеше, даими социаль-көнкүреш конфликтлары аралашу һәм кешеләрнең үзара бәйләнешенә тискәре йогынты ясый. Нәкъ менә шуңа күрә социаль хезмәткәрләр белән мондый әңгәмәләрне мөмкин кадәр ешрак үткәрәләр.