Ветераннарга – аерым игътибар

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Кукмара районында 38 тыл хезмәтчәне «Демография» милли проекты кысаларында озак вакыт карау системасы буенча хезмәт ала.

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагылар даими күзәтү астында торалар. «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында учреждение хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль-көнкүреш шартларын тикшереп торалар һәм социаль ярдәмгә мохтаҗлыкны ачыклау эше алып баралар.

Шулай ук өлкәннәргә волонтерлар да булыша. Яшьләр бик теләп кар көриләр, өй җыештыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International