Чаллыда «Ышаныч» белгечләре табиблар белән мәгълүмати очрашулар үткәрәләр

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре шәһәрнең медицина учреждениеләре хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итәләр.

Шушы көннәрдә директор урынбасары Т. Ю. Фәссахова 2 нче санлы сырхауханә хезмәткәрләре белән очрашу оештырды. Даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау механизмы, озак вакыт карау системасында катнашучы органнар һәм оешмаларның ведомствоара хезмәттәшлеге регламенты, өйдә озак вакыт карауга мохтаҗ булган кешеләр турында үз вакытында мәгълүмат җиткерүнең әһәмияте кебек мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Медицина хезмәткәрләре тарафыннан мәгълүмат системасында сигнал карталарын формалаштыруга аерым игътибар бирелде.

Чарада катнашкан һәр кеше комплекслы үзәк эшчәнлеге турында мәгълүмати материаллар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International