Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр шәһәр даруханәләренең берсендә экскурсиядә булдылар.
Даруханә хезмәткәре балаларны шәһәр халкы дәвалау һәм сәламәтләндерү өчен сатып ала ала торган продукция белән таныштырды. Шулай ук тәрбияләнүчеләр фармацевт һәм провизор һөнәрләре турында тулырак белделәр һәм аларның эшенең ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңладылар.
Һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия балаларга бик ошады. Алар бик теләп фармацевт эшен күзәттеләр һәм күпсанлы сорауларына җаваплар алдылар.