Яшел Үзән мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Барлык эш эзләүче яки эшен алыштырырга теләүче гражданнарны Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 25 март көнне вакантлы эш урыннары кече ярминкәсенә чакыра.

Эш эзләүчеләргә эш урыннарын «Йомшак контейнерлар фабрикасы» ҖЧҖ – йомшак контейнерлар һәм төргәкләү капчыклары җитештерү буенча заманча комплекс тәкъдим итәчәк.

Ярминкәдә төргәкләүче, экструдер машинисты, тегүче, тукучы вакансияләре тәкъдим ителәчәк. Эш тәҗрибәсе булмаган хезмәткәрләрне компания укытырга әзер.

Шулай ук чарага килүчеләрнең мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация алу, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре турында белү мөмкинлеге булачак.

Чара 10.30 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Яшел Үзән ш., Татарстан ур., 1 йорт.

Белешмәләр өчен телефон: (84371) 5-54-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International