«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында 8 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек минуты» дигән викторина үткәрелде.
Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру максатыннан Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Без спорт балалары» дигән күңел ачу чарасы үткәрделәр.
7 апрель көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара узды. Учреждениедә скандинавия йөреше һәм дәвалау физкультурасы буенча дәресләр оештырылды.
Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре саф һавада спорт чарасы үткәрделәр. Ул «Сәламәтлек өчен күңелле уеннар» дип аталды.
Шушы көннәрдә Казанның Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы булачак әниләр өчен «Йөкле хатын-кызның эмоциональ халәте» дигән тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты – бала табуга психологик әзерлек формалаштыру, психоэмоциональ киеренкелекне бетерү.
Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Виртуаль чынбарлыкка бер адым» дигән тренинг уздырды. 89 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган чара балигъ булмаганнарның мәгълүмати иминлеген формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәр көн иртәнге зарядкадан башлана. Медицина хезмәткәрләре җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар авыр булмаган күнегүләр комплексы башкаралар, алар өлкәннәрнең яше һәм сәламәтлегенә нигезләнеп эшләнгән.
6 апрель көнне Балтач муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераны Мөнәвәрә Шәфигулла кызы Салихова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мөнәвәрә апа һәм Наил абый Салиховлар «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алалар. Аларга социаль хезмәткәр Ләйлә Нәкыйпова ярдәм күрсәтә.
2021 елның 7 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 25 843 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 726 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,28 % тәшкил итә.
Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе төп бурычлары булып социаль хезмәт алучыларның актив тормыш һәм мөстәкыйльлеген саклап калу, аларның гомуми хәл торышын яхшырту тора.