Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре саф һавада спорт чарасы үткәрделәр. Ул «Сәламәтлек өчен күңелле уеннар» дип аталды.
Чараның программасы шактый эчтәлекле булды. Биредә яшәүчеләргә кызыклы уеннар, эстафеталар тәкъдим ителде. Социаль хезмәт алучылар тизлек, җитезлек һәм командада эшли белүдә көч сынашты. Спорт дәрте һәм җиңү яулау теләге шулкадәр көчле иде ки, катнашучылар тирә-юньдәгене да күрмәде. Ярышлар чын спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булды.