Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәге яшүсмерләрнең мәгълүмати иминлеген формалаштыра

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Виртуаль чынбарлыкка бер адым» дигән тренинг уздырды. 89 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган чара балигъ булмаганнарның мәгълүмати иминлеген формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Дәрес барышында яшүсмерләр белән социаль челтәрләрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерүгә, үз-үзеңне саклауның нәтиҗәле алымнарын формалаштыруга багышланган уен тренингы үткәрелде. «Интернеттан азатлык» күнегүен үтәгәндә балигъ булмаган балалар Бөтендөнья пәрәвезеннән һәм гаджетлардан башка ял итү ысуллары турында фикер алыштылар.

Соңыннан психолог катнашучылар белән бәйлелекне профилактикалауга, балигъ булмаганнарның психологик сәламәтлеген формалаштыруга юнәлдерелгән психотерапевтик уеннар үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International