Балтач районында сугыш ветеранына 90 яшь тулды

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

6 апрель көнне Балтач муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераны Мөнәвәрә Шәфигулла кызы Салихова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мөнәвәрә апа һәм Наил абый Салиховлар «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алалар. Аларга социаль хезмәткәр Ләйлә Нәкыйпова ярдәм күрсәтә.

Сугыш башланганда Мөнәвәрә Шәфигулла кызына 10 яшь була. Сугыштан соң аны Чутай мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Ач һәм авыр елларда ул шундый җаваплы эшкә тотынырга кыюлык таба, аны 40 ел дәвамында лаеклы башкара, шуларның 16сында завуч булып эшли.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин исеменнән котлау хаты, район башлыгы, социаль яклау бүлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International