«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек минуты»

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында 8 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек минуты» дигән викторина үткәрелде.

Чарада 12 социаль хезмәт алучы катнашты. Ике командага бүленеп, алар «Анаграммалар» һәм «Безнең тән» интеллектуаль бәйгеләрендә катнаштылар, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәр белүләрен күрсәттеләр, шаян сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр. Шулай ук катнашучыларга төрле эстафеталар тәкъдим ителде.

Ахырда тернәкләнүчеләр өй шартларында сәламәтлек турында ничек кайгыртулары турында уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International