«Балкыш» социаль приютында спорт күңел ачу чаралары оештырылды

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру максатыннан Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Без спорт балалары» дигән күңел ачу чарасы үткәрделәр.

Конкурс биремнәре алдыннан балалар спорт турындагы сорауларга җавап бирделәр һәм җиңелчә күнегүләр ясадылар. Алга таба тәрбияләнүчеләр ярышларда, спорт уеннарында, эстафеталарда катнаштылар, туп тибү техникасын камилләштерделәр, каршылыкларны үтәделәр.

Малайлар җитезлекләре белән аерылып торса, кызлар бию бәйгесендә үз осталыкларын күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да биремнәрне бик яхшы үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International