Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәр көн иртәнге зарядкадан башлана. Медицина хезмәткәрләре җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар авыр булмаган күнегүләр комплексы башкаралар, алар өлкәннәрнең яше һәм сәламәтлегенә нигезләнеп эшләнгән.
Иртәнге зарядка – кешенең сәламәтлеген ныгыту өчен алыштыргысыз чара. Аз хәрәкәтләнүче, хәрәкәттә чикләнгән кешеләр өчен шулай ук авыр булмаган зарядка эшләнгән, ул мускулларны йомшартырга ярдәм итә.
Көн саен ясала торган иртәнге зарядка социаль хезмәт алучыларга көн буена җитәрлек күтәренке кәеф бүләк итә, тормыш белән кызыксынуны уята.