Казанның Совет районында булачак әниләр белән төркемле дәрес үткәрделәр

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Казанның Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы булачак әниләр өчен «Йөкле хатын-кызның эмоциональ халәте» дигән тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты – бала табуга психологик әзерлек формалаштыру, психоэмоциональ киеренкелекне бетерү.

Дәрес барышында булачак әниләр «Минем яңа торышым» дискуссиясендә катнаштылар, киеренкелекне киметү алымнары турында белделәр, психолог җитәкчелегендә үзләренең психологик халәтенә диагностика үткәрделәр, төсне кабул итү психологиясе белән таныштылар, нерв-мускул киеренкелеген төшерү буенча тренинг күнегүләре үткәрделәр.

Шулай ук авырлы кешеләр белән шарлы пластилиннан фигуралар ясау буенча мастер-класс һәм релаксация сеансы үткәрелде.

Дәреснең барлык катнашучылары да «Бала табуга психологик әзерлек» дигән мәгълүмати белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International