Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 2 390 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 82 кешегә кимрәк.
6 нчы апрель көнне 7 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары «Сәламәт булу модада!» акциясе уздырдылар. Әлеге чарада 12 балигъ булмаган бала катнашты.
Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек һәм Халыкара сәламәтлек көне кысаларында 6 апрель көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә спорт бәйрәме узды.
5 нче апрель көнне Казан шәһәренең Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Казан дәүләт медицина университетының гомуми гигиена кафедрасының «Беренче табибка кадәр ярдәм күрсәтү» мәгълүмати проектын тормышка ашыруда катнаштылар.
Кичә, 6 апрель көнне, Кайбыч районы «Өмет» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре Халыкара спорт көненә багышланган чара үткәрделәр. Чара «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында узды.
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Казан шәһәренең Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы социаль хезмәт алучылар өчен сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыруга юнәлдерелгән интерактив төркемле дәресе үткәрде.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Батарейка тапшыр – керпене коткар» дигән экологик акциядә актив катнаштылар. Акцияне Арча балалар китапханәсе үткәрә.
2021 ел Россиядә Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. 6 апрель көнне Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Уйлап табучылар» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
31 март көнне Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе бинасында терроризмга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча планлы өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Чара гадәттән тыш хәлләрдә хезмәткәрләрнең үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен кабатлауга юнәлдерелгән иде.
Бүген, 6 апрельдә, Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге белгече «Татбурнефть-Лениногорск тампонаж эшләре идарәсе» ҖЧҖнең Әлмәт цехы хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.