Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе төп бурычлары булып социаль хезмәт алучыларның актив тормыш һәм мөстәкыйльлеген саклап калу, аларның гомуми хәл торышын яхшырту тора.
Өлкәннәр һәм инвалидлар арасында сәламәтләндерүнең гади һәм үтемле ысуллары, аерым алганда, скандинавия йөреше, бармак һәм сулыш гимнастикасы, утырып ясый торган физик күнегүләр һ.б. бик популяр. Әйтик, бүген социаль хезмәткәрләр һәм аларның карамагындагылар Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган спорт флешмобында катнаштылар.
Мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның тормышка карата кызыксынуларын арттыруга, актив озын гомерле булуына һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен югалтуны кисәтүгә ярдәм итә.